9 нче декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре авыл халкы өчен «Мы против коррупции» дип исемләнгән урам акциясе үткәрделәр.
«Юнармия», РДДМ активистлары, Әфган сугышы һәм Чечен сугышы ветераннары Ватан Геройлары истәлеген хөрмәтләп, обелискка чәчәкләр салдылар.
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында, 7 декабрьдә Мичанбаш авыл мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу программасы үткәрелде.
Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 5 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Дари добро и радость» дигән күңел ачу-уен программасы узды.
1 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «СТОПВИЧСПИД» дигән урам акциясен үткәрделәр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре бара. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.
“Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу уздырды.
Шәмәрдән мәдәният йортында “Йөрәк җылым сиңа, әнием!” дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.
Мәгълүмат технологияләре һәм район кунаклары ремонт ясалган Шәмәрдән авыл җирлеге бинасында да булдылар. Бинаның икенче катында МЧС урнашкан. Биредә дә бөтен җир яңартылган.
Шәмәрдән авыл җирлегендә капиталь төзекләндерүдән соң почта бүлеге ачылды. Әлеге бүлек 6100 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.