Шәмәрдән авыл җирлегендә чистарту корылмасы төзелеше дәвам итә. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов катнашында чираттагы күчмә киңәшмә узды.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы 2023 ел йомгаклары буенча җыенга әзерлек мәсьәләсе белән оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Саба муниципаль районында мини-футбол буенча оешма, учреждение, предприятие, авыл җирлекләренең район чемпионаты тәмамланды. Шәмәрдәннең ШЛПУМГ командасы беренче урынны яулады. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз.
Шәмәрдән авыл җирлегендә урамнардан кар чыгару эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ЖКХ»АҖ алып бара.
Шәмәрдәннең "Рост" лицее укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә карны чистартуда ярдәм күрсәтәләр.
Ирләр командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы әлеге турнирда актив катнаша. Командага уңышлар телибез.
6 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Здравствуй Новый год!» дип исемләнгән күңел ачу программасын оештырдылар.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуа бәйрәме көненә багышланган «Рождества звезда сияет» массакүләм бәйрәм оештырдылар.
7 гыйнварда Лаеш шәһәрендә ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Раштуа турниры узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы 5 команда арасында ныклы көрәштә беренче урынны алды.
28 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел» бал-маскарады оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы концерт программасын әзерләделәр. Тамашачылар Яңа ел атмосферасына чумдылар, кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Кыш бабайның килүе белән җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән чын бәйрәм булды. Чара ахырында Хуҗиәхмәт Мәүлит мәчет мулласы халыкны Яңа ел белән котлады.