8 март көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды.
Объектта түшәм системасын монтажлау эшләре бара. Спорт идәне куела. Керү группасын алюминийдан монтажлау эшләре алып барыла. Электромонтаж эшләре дәвам итә.
6 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «Яз чәчәге-гүзәл хатын-кыз» исемле бәйрәм концерты оештырдылар.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, 03.02.2025 елда, Шәмәрдән лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан фронтовик шагыйрьләргә багышланган "Музалар сугышта тынмады" әдәби-музыкаль чара үткәрелде.
«Яшьлек» яшьләр үзәге коллективы һәм "Добро" активистлары, «Игелекле Саба» үзәге махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырган.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшырылды.
2 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтында «САНДУГАЧ - СОЛОВЕЙ» XII Халыкара вокалистлар конкурсы булып узды.
Май чабу - кышны озатуны һәм табигатьнең яңаруын символлаштыручы иң хөрмәтле рус бәйрәмнәренең берсе.
Татарстанда «Нәфис» фондының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү хәйрия акциясе бара. Көнкүреш химиясе һәм азык-төлек продуктлары җыелмаларын махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның һәр гаилә әгъзасы, шулай ук сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә I һәм II төркем инвалид булган солдатларның гаиләләре ала. Исемлеккә консервланган ит, төрле ярмалар, макарон, шикәр, он, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм джем, шулай ук савыт-саба юу чаралары, кер юу-чистарту порошоклары, шампунь, сабын кергән.
23 февраль көнне Явлаштау авылында Ризванов Таһир истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир үтте.