17 декабрь көнне, 2025/2026 елгы сезонда, Шәмәрдән зонасына кергән хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
4 нче декабрь көнне, "СМЭШ" өстәл теннисы үзәгендә, инвалидлар декадасы кысаларында, күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Showdown" өстәл теннисы буенча турнир узды.
Шәмәрдән авылында 9 Май урамындагы яңгыр канауларын чистарту һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
«Туган җиргә кайтты кайтмаганнар» концерты кысаларында тамашачыларны илебезнең героик үткәненә чумдыра торган уникаль экспозиция тәкъдим ителде. Күргәзмә кыйммәтле экспонатларны һәм басмаларны үз эченә ала, алар һәркемгә тарих битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясарга мөмкинлек бирә.
Шәмәрдән лицее коллективы тамашачыларга чын мәгънәсендә онытылмаслык кичә бүләк итте, «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар...».
Иң җылы һәм назлы бәйрәм — Әниләр көне алдыннан Саба муниципаль районының Яшь Гвардия активистлары аеруча сюрприз әзерләделәр.
Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына мәгълүматлама карточкалар белә «Молодежь против наркотиков» дигән аңлатмалы сөйләшү үткәрделәр.
Хөрмәтле өлкән буын кунакларыбыз өчен «Яшьлек»яшьләр үзәге буйлап мавыктыргыч экскурсия булды. Чарада катнашучылар үзәкнең мөмкинлекләре белән таныша алдылар, заманча тренажер залында булдылар һәм актив яшәү рәвешенең өстенлекләрен бәяләделәр.
"Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән авыл китапханәсенә якыннары, туганнары махсус хәрби операциядә булган хатын-кызларны җыйды.
Шәмәрдән мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Бөтендөнья игелек көненә багышланган «Что такое доброта» исемле танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.