2020 елның 8 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә “Россия Чаңгы юллары-2020” – “Татарстан Чаңгы юллары-2020” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышта мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләрем катнашты.
2020 елның 3 февралендә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында отчет җыелышы узды. Җыелышта Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хасаншин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм АПК профсоюзы рәисе Г.Р.Нигъмәтҗанова, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар катнашты.
2020 елның 28 гыйнварында Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды.
Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе укучылары һәр атна саен ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышалар.
Иске Икшермә авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чаралар узды. Әлеге чараларда авыл халкы да актив катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлеге мәдәният йортларында “Яңа елны” каршы алуга багышланган күңелле чаралар узды, авыл халкы матур гына ял итте. Барыгызны да Яңа 2020 ел белән!
Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.
Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.
Иске Икшермә авыл җирлеге коллективы барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә! Киләсе елда сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телибез. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын, ә сезнең йортларда иминлек, мәхәббәт чәчәк атсын.
Иске Икшермә авыл җирлеге биләмәләрендәге учреждениеләр Яңа елны бәйрәмчә каршы алырга әзерләнәләр.
Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылында 2019 елда үзара салым акчасы хисабына уен мәйданчыгы төзелде.
Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында 2019 елгы үзара салым акчасы хисабына уен мәйданчыгы төзелде.