Югары Симет авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез!" дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Россиядә Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында заманча җәмгыятьтә яшәргә сәләтсез һәм кимчелекле кешеләр буларак урнашкан фикерне үзгәртү өчен үткәрелә. Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Инвалид һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт» дигән темага әңгәмә үткәрелде . Чарада катнашучылар белән бергә инвалидлар көненең килеп чыгышы һәм аның барлыкка килүе турында фикер алыштылар. Инвалидларга карата гуманлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт кирәклеге, аларга мөмкин кадәр ярдәм һәм инвалидлыкка китерә торган сәбәп нәтиҗәләреннән беркем дә иминиятләштерелмәве турында искәрттеләр.
Саба һәм Арча районнары чигендә мәгълүмат стенды яңартылды. Эшне «Эксперт-Сервиз» ҖЧҖ башкарды.
28 нче ноябрь көнне Олы Шыңар авыл клубында Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабы узды. Районыбызның 5 мәктәбе катнашкан әлеге ярышта Югары Симет урта мәктәбе данын 6 сыйныфы әти-әниләр комитеты яклады. Әтиләр, әниләр, класс җитәкчесе һәм укучылар бик матур чыгыш ясап "Иң бердәм команда" номинациясендә җиңү яуладылар. Молодцы! Котлыйбыз!
"Күңел җылым бүләк итәм сиңа, әнием!” – Югары Симет мәдәният йортында шундый исемдә бәйрәм концерты узды. Ул Әниләр көненә багышланган искиткеч һәм күңелле бәйрәм, ул бөтен халыкның мәхәббәтен һәм илебездә хатын-кызларның югары ролен тануның бер дәлиле булып тора. Авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. әниләрне бәйрәм белән котлады. Кадерле әниләргә бу көнне үзләренең музыкаль бүләкләрен Әхмәдуллиннар гаиләсе буләк итте.
Югары Симет авылында халыктан җыелган акчага янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзелде. Барлык төзелеш эшләрен башлап йөргән Гатауллин Айнур Газинур улына, төзелештә катнашкан һәм акчалата, техника белән ярдәм иткән ике авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Әниләр көне уңаеннан 22 ноябрь көнне Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары әниләрне һәм дәү әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Гражданнарның үзара салым акчасына Югары Симет авылында пожарный гидрант куелды. Эшне Саба ПМК "Мелиорация" оешмасы башкарды.
2024-2025 елларда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Югары Симет балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр социаль яклау идарәсендә һәм «Яшен» ҖЧҖендә булдылар. Социаль яклау идарәсендә балалар эшчеләрнең әби-бабайларга һәм тагын авыр холыклы балаларга ярдәм итүләрен белделәр. "Яшен" дә балалар шоферларның ничек эшләүләрен белделәр. Балаларга бик ошады, кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр һәм күзәттеләр.
«Саба таңнары” газетасы призына үткән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы уңышлы чыгыш ясады.
Призерлар:
Муллаянов Ильнар И. 65 кг үлчәүдә – 3 урын,
Ахмадуллин Булат И. 75 кг үлчәүдә – 1 урын,
Миннуллин Сайдаш Ф. 80 кг үлчәүдә – 2 урын,
Мубаракшин Инзил Й. 115 кг үлчәүдә – 3 урын,
Закиров Делюс Р. 130 кг үлчәмдә - 1 урын.