ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

29 декабрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, кызыклы һәм бай бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсым, күңелле һәм шатлык хисе бүләк итте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа ел - иң матур һәм әкияти бәйрәм. Яңа ел килүен һәрвакыт түземсезлек һәм аның күп бүләкләр, шатлык һәм күңел ачулар китерәчәгенә өмет белән көтәләр. 29 декабрь көнне Түбән Симет авыл клубында Иске Мичән мәдәният йорты белән берлектә "Исәнме, Яңа ел!" дип исемләнгән кичә үтте. Бу искиткеч кичтә авылдашларына бәйрәм рухы һәм күңеллелек хөкем сөргән күңелле бәйрәм бүләк ителде. Күңелле музыка, концерт номерлары, төрле уеннар, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары барлык тамашачыларга ел буе дәрт һәм энергия бирде. Шулай ук традицион Яңа ел лотереясе дә уйнатылды. Бәйрәм һәркемгә ошады. Олылар да, балалар да бәйрәм кәефе алдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Югары Симет мәдәният йотында Югары Симет урта мәктәбе укучыларының күптән көтеп алган “Яна ел” бәйрәме  шаулап-гөрләп узды.  Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 нче декабрь көнне Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында "Чыршы белән булган хәл" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме булып узды. Төрле әкият геройлары, Кыш бабай,  Кар кызы булып эти-әниләр катнашты. Балалар үзләренең өйрәнгән җыр-биюләрен күрсәттеләр, шигырьләрен сөйләделәр. Бэйрәм күңелле һәм матур булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Симет авылында яшәүче Галиәхмәтов Муллахмәт Югары Утар балалар интернат-йортында булды. Балаларны кәҗәгә утыртып йөртте. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Балалар бик шатландылар. Ятимнәргә булган изгелегегез өчен зур рәхмәт.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балаларыбыз өчен бәйрәм рухы һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан, Югары Симет балалар бакчасы һәм Түбән Симет филиалы хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар көче белән кар фигуралары ясалды, бакча биләмәсе бизәлде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә урамнарны  кардан чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла. ҖЧҖ «Симет» тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар вакытында чистартыла.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Симет авыл китапханәсендә «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән чара үтте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Симет “Ромашка” балалар бакчсында Гаилә елын йомгаклау чарасы буларак “Гаилә- бәхет ачкычы” исеме астында  бик матур  чара булып узды. Әлеге эчтәлекле, җылы очрашуда балалар әти- әниләре белән бергә  катнашып, үзләренең  сәләтләрен, бакчадан тыш вакытларында нинди һөнәрләргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Әти-әниләр бала тәрбияләү серләре  белән  уртаклаштылар, төрле күңелле бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, көч сынаштылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International