3 нче февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.
2025 елның 1 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2025» - «Татарстан чаңгы юлы-2025» массакүләм чаңгы ярышы узды . Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярышның иң актив катнашучылары булдылар. Чарада җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
30 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Симет" җәмгыятенең 2024 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып узды. Һәр тармак җитәкчесе эшләнгән эшләргә анализ ясады, алдагы елга планнар белән таныштырды.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларына куелган һәйкәл янын җыештырдылар. Балалар һәйкәлгә юлны чистарттылар, мәйданчыкта кар җыештырдылар, мемориаль плитәне чистарттылар, чәчәкләрне төзәттеләр. Якташ сугышчыларга һәйкәл-авылның истәлекле урыны, аны халык хөрмәт итә һәм ярата. Молодцы, укучылар! Безнең эш-сугышны узган буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында искә алу ул.
24 – 27 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 4 укучы: Тахавиева Исламия, Ахмадуллин Инсаф, Хасанов Ислам, Ахмадуллина Фарида катнашты һәм призлы урын яуладылар. Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
7 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елда Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «900 легендар көн» дигән патриотик сәгате үткәрелде.
Саба муниципаль районында "МХО сугышчысына 23 февральгә бүләк" акциясе уза, шуңа бәйле рәвештә Югары Симет урта мәктәбендә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар көче белән гуманитар ярдәм оештырылды.Барысы да актив катнашты.
Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клублары белән берлектә өлкәннәр өчен «Иске ел китәргә теләми» дигән ял кичәсе үткәрелде.
Табигатьнең могҗизалары күп. Шуларның берсе-ел фасылларының үзенчә матур һәм кызыклы алмашынуы. Һәр сезонның үз серләре, табышмаклары, әкиятләре. Ләкин иң тылсымлы әкиятләр-кышкылары. Кышкы әкиятләр - мавыктыргыч Яңа ел тарихлары гына түгел, ә тылсым да, могҗизалар да, кызыклы маҗаралар да. Югары Симет авыл китапханәсендә малайлар һәм кызлар өчен «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» дигән әдәби уен үткәрелде.
Балалар өчен яңа ел бәйрәме - тылсымлы дөньяга, күңел ачуларга һәм бүләкләргә чума алган үзенчәлекле вакыты. Югары Симет авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр . Бу көн барлык катнашучылар өчен дә чын вакыйгага әверелде. Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Балалар күңелле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар һәм әкият персонажлары белән бергә биеделәр. Барлык теләүчеләр өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында истәлек фотолар ясау мөмкинлеге булдырылды.