25 – 27 февраль көннәрендә Мамадышта узган 2009-2010 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ибрагимов Илшат 100 кг авыр улчәүдә 3 урынны алды. Шулай ук Саба районы команда составында Әхмәдуллин Инсаф белән Миңнуллин Шамил катнашты. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
23 февраль көнне Түбән Симет авыл клубында бильярд ярышы булып узды. Турнир әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучыларны җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты. Нәтиҗәдә, әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, истәлекле бүләкләр һәм грамота тапшыру белән төгәлләнде.
Югары Симет авыл җирлеге башлыгы - Башкарма комитет җитәкчесе, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы депутаты Әхмәдуллин И.Р. 8 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрде, ул Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Ул авыл җирлеге Советы эше, аның бурычлары, депутатлык эшчәнлеге белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Аты баты, солдат бул!», дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында "Ажаган" хәрби-патриотик уен оештырылды. Балалар әтиләре белән төрле каршылыкларны үтеп, сейфтан юкка чыккан документларны эзләп таптылар. Балаларга уен ошады. Солдат булыр өчен җитез, кыю, куркубелмәс булырга кирәк икәнен анладылар.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары волейбол ярышларында зур уңышка иреште. 21 нче февральдә үткән Афганистанда һәлак булган якташлар истәлегенә уздырылган ярышта 2 урынны алдылар. 22 февраль көнне уздырылган мәктәп волейбол лигасында егетләр командасы 1 урынны, кызлар командасы 2 урынны яуладылар. Тренерлары Шаехов Нурдил Данилович.
21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды. Харисов Мөхәмәтфаризга истәлекле медальне Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Югары Симет авыл җирлеге сәркәтибе Шәйхлиева Л.Р. һәм Югары Симет урта мәктәбенең «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары тапшырды.
2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Район китапханәсе оештырган "Утлы еллара кайтавазы" әдәби марафонында Югары Симет авыл китапханәсе укучылары да рәхәтләнеп катнашалар, сугыш темасына әсәрләр укып, иң кызыклы өзекләрне дәфтәрләренә язып куялар. Югары Симет урта мәктәбенең 7 класс укучылары белән язучы И.Газиның "Йолдызлы малай" хикәясен укыдылар. Хикәя буенча үз фикерләрен укучылар "әдәби марафон" дәфтәренә язып куйдылар.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Түбән Симет авыл клубы белән берлектә Әфган сугышчыларына багышланган "Вакыт… сезне сайлады" исемле күңелле очрашу кичәсе үткәрделәр.
Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә фашистларга каршы көрәшүче яшь геройларга багышланган “Кечкенә батыр йөрәк" дигән батырлык дәресе үткәрелде.