Сабантуй - татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. 8 июнь көнне Югары Симет авыл җирлегендә «Сабантуй-2025» милли бәйрәме булып узды.
Җирлегебез көрәшчеләре һәм ир-егетләр волейбол командасы район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясадылар.
Бүген ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 10 нчы көне бик кызыклы узды. Балалар "чишмәле" ял итү урынына килделәр. Табигатьнең матурлыгын күзәттеләр, елга буенда кармак салып балык тоттылар. Һәрберсе кармакка эләккән балыкларына сөенделәр.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм "Ромашка" балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырдылар.
31 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә 2024-2025 нче уку елына нәтиҗә ясап балалар сабантуе уткэрелде. Сабантуйда милли татар халык уеннары, спорт уеннары белән бер рәттән балаларның җырлары, матур биюләре белэн үрелеп барды. Балалар уеннарда бик актив булдылар, шат күңел белән җәйге каникулларга таралдылар.
Сабантуй бәйрәме алдыннан Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре борынгы татар йоласын Сабантуйга “Бирнә җыю” үткәрделәр. Авылларда бүләкләр җыю бәйрәм башланырга бер атна кала башлана. Авыл халкы яулык, сөлге, тукыма кисәкләре бүләк итә. Алынган бүләкләр Сабантуйда уздырыла торган ярышларда тапшырылачак.
Сабантуй алдыннан җирлектә бөтен җир җыештырыла, тәртипкә китерелә. 30 май көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды. Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
26 май көнне фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде.
24 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән Саба муниципаль район Башкарма комтетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Галиуллин Алим Магсум улы, ҖЧ “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Мухаметов Илфат Шәкүр улы , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.
24 май көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре татар теле һәм әдәбияты педагогы Талия Тәлгать кызы Муллаяновага багышланган “Кунелемде калсын яшьлек язлары! " дигән кичә үткәрделәр.