Югары Симет авыл җирлегендә Югары Симет авылының Совет урамына асфальт салу эшләре башкарылды. Эшне МДСУ “Балтач” эшчеләре башкарды. Сыйфатлы асфальт җәю транспорт чараларының хәрәкәт итүендә уңайлылык тудыра. Хәзер авыл халкы озак еллар хезмәт итәчәк тигез һәм нык юллардан файдалана алачак.
“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә көзге чәчү башланды. Барлыгы хуҗалыкта 200 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Эшләрендә уңышлар телибез.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятендә кыр эшләре дәвам итә. Комбайннар ашлыкны җыеп китүгә артларыннан җир эшләрен бетереп барырга тырышалар. Хәзерге вакытта туңга сөрү эшләре башкарыла.
Югары Симет балалар бакчасы биләмәсендә җәй буе матур чәчәкләр үстерәләр. Тәрбиячеләр, балалар шушындый матурлыкны булдыруда үзләренең өлешләрен кертәләр.
Иләбәр авылында Галиев Айсаф Айдар улы истәлегенә уздырылган милли көрәш ярышында авылыбыз көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Үз үлчәү авырлыкларында Миңнуллин Шамил 55 кг 3 урын, Ахмадуллин Инсаф 55 кг югары үлчәүдә 2 урын, Ибрагимов Илшат 55 кг югары үлчәүдә 1 урын, Ахмадуллин Булат 80 кг 1 урын, Закиров Данис 120 кг 2 урын, Закиров Делюс 120 кг 1 урынны яуладылар. Уңышлары белән котлыйбыз.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы (Шәмәрдән зонасы) буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да район этабында уңышлар телибез.
“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Кырларда ике Полесье-10, ике ДОН-1500Б комбайннары эшли. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Югары Симет авыл зираты коймаларын буяу эшләре башланды. Авыл халкының олысы, кечесе шушы изге эштә актив катнашты. Катнашкан, оештырган кешеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Тузган сарайларны , йортларны сүтү - авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Бүгенге көндә Югары Симет авылында , хуҗалары тарафыннан 1 тузган йорт, 3 сарай, Түбән Симет авылында 1 сарай сүтелде.