Саба районы мәктәпләре арасында көзге кросс ярышында Югары Симет урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Барлыгы 8 укучы катнашып 3 се призлы урыннарга лаек булдылар. Барлык мәктәпләр арасында 3 урынны алдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучылары Саубанов Айгиз Рафисовичка алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау көне иде. Югары Симет авыл җирлегендә бу көнне 2466 номерлы участок сайлау комиссиясе эшләде. Җирлек халкы сайлауларда актив катнашты. Шулай ук аларга браслетлар өләшенде. Сайлаучылар айфон һәм машина оту уенында катнашу өчен фотоларга төшеп аларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Беренче килгән һәм беренче тапкыр тавыш биргән сайлаучыларга бүләкләр бирелде.
3 сентябрь көнне Югары Симет авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре катнашты.
“Симет” хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамладылар. Куйган хезмәтләре өчен барысына да бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә барлык эшләрендә уңышлар телибез.
1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Югары Симет урта мәктәбендә Беренче кыңгырау чыңлады һәм яңа уку елы башланды. Тантаналы линейка Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гимннарын башкарудан башланды.
«Яшьлек» яшьләр үзәге, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы белән берлектә, бәйрәм уңаеннан яшьләр өчен спорт-күңел ачу программасы үткәрделәр.
Югары Симет авыл зиратында яңа койма тоту эше тәмамланды. Барлыгы 240 м койма тотылды. Әлеге эш үзарасалым акчасы хисабына эшләнде. Эшне сыйфатлы итеп ПМК-159 оешмасы башкарды.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә өч центнер исәбеннән бодай бирелде.
Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә бик матур гына чәчәкләр үсә. Бу матурлыкны мәктәп укытучылары, укучылары, хезмәткәрләре үз куллары белән булдырып, су сибеп, чүпләрен утап, җәй буе карап торалар. Шушындый матурлыкны булдырган кешеләргә зур рәхмәт.
Түбән Симет авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада чираттагы "Яхшы кәеф дулкынында" исемле урам концерты булды.