Олы Шыңар авылында яшәүче Гарифуллин Зөфәр Гаптулла улы һәм Гарифуллина Нәзирә (Нина) Николай кызы 50еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.
1 октябрь көнне, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Минниханов, Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын, Өлкәннәр көне белән котлады.
Кече Шыңар мәдәният йортында "Кулларны кулга тотыныйк әйдә!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга, бергә тату булганда, кешенең милләтен, гореф - гадәтләрен хөрмәт иткәндә генә терроризмны җиңеп була икәнлеген аңлаттык.
21 нче сентябрь көнне узган Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2019” һәм “Татарстан кроссы – 2019” ярышында Олы Шыңар авыл җирлегенең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалары, мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре катнашты.
14 сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Урман көненә карата агач утырту акциясе булып узды.
«Туган Як» җәмгыяте кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнде. Игенчеләр бик тырышып эшләделәр. Бүгенге көндә 1932 гектар кырда барлыгы 43251ц ашлык җыеп алынган.
1 сентябрь көнне А.Ә.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы чара үткәрелде.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде
Шыңар студент - яшьләре үзләренең концерт программалары белән чыгышларын дәвам итәләр. 23 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Саба үзәк мәйданында, шулай ук Тенеки һәм Түбән Утар авыл клубларында да чыгыш ясадылар.
28 август көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә «Бердәм Россия " партиясенең мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде.