Олы Шыңар урта мәктәбендә бу уку елында 85 укучы белем алачак, 1нче сыйныфка 8 бала керде. 2021 елда “Таяну ноктасы” программасы буенча химия, биология, физика кабинетларына капитал ремонт ясалды, җиһазландыру эшләре бара, инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру программасы буенча мәктәпкә һәм балалар бакчасына керү юллары эшләнде.
6 нчы сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рахимҗан улы, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вольфсон Илья Святославович катнашты. Олы Шыңар авыл җирлеге үзидәрәсенең 2016 – 2021 еллар аралыгында эшләгән эшләренә хисап һәм 2022 елга үсеш планнары турында авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. сөйләде. Йомгаклау сүзе белән Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы чыгыш ясады.
1 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков,район хакимиятеннән вәкил – Галиев А.Т., Саба район мәгариф бүлеге методисты Һадиева Г. Ш., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Мөхәммәтов И. Ш., җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб Мөхәммәтгалиев И. Ф. мөрәҗәгать иттеләр.
"Авылым кичләре"проекты кысаларында урам чаралары дәвам итә. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке утырулар оештырдылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү, иске торакларны сүтү эшләре даими алып барыла. Олы Шыңар авылы Ленин урамында 18 йорт сүтелә башлады.
16 август көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында ике укучыга, спонсор –«Туган Як» ҖЧҖ биргән сертификатлар тапшырылды.
8 август көнне Кече Шыңар һәм Олы Шыңар авылының талантлы яшьләре Явлаштау авылында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Бу көнне кичке авыл матур җырларга, шат авазларга күмелде
31 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар һәм яшьләрнең « Яшьләр белән тормыш ямьле» дип исемләнгән традицион концерты оештырдылар. 15 нче юбилей концерты узган авыл мәдәният йорты территориясе актив һәм шат күңелле кешеләрнең кечкенә иленә әверелде. Бәйрәмгә барысы да кушылды: яшь малайлар һәм кызлар, яшьләр дә, үзләрен яшь дип санаучылар да.
31 июль көнне Оет авылында Ильназ һәм Альбина Хәнәфиевларның "Җырлыйм туган якта"исемле урам концерты булып үтте. Программада Ильназ-Альбина Хәнәфиевлар, Алинә Сафиуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Наиль Табанаков, Эвелина Абдуллина, гармунчы егет Айнур Латыйпов, биюче кыз Инзилә Миннихановалар чыгыш ясадылар.
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылы янында 500 га мәйданлы сугарыла торган җиргә су сиптерү өчен насос станцияләренә капиталь ремонт " проектын тормышка ашыру Тулушка торак пункты янында Олы Шыңар һәм Иске Мичән авыл җирлекләрен тоташтыручы күпер төзү белән тәмамланды.