ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2024 ел
җомга

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары   2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында балаларны яклау көненә багышлап үткәрелгән «Көрәш» буенча район ярышларында катнаштылар. Зиннатов Ильмир  30 кг  авырлык категориясендә 2 урынны,  Мингазов Бахтияр 40 кг  авырлык категориясендә 3 урынны, 55 кг  авырлык категориясендә Мубараков Самат  2 урынны һәм  Сафин Булат 3 урынны, 35 кг  авырлык категориясендә Зарипов Эмиль 4 урынны алдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивалендә 2023-2024 уку елы нәтиҗәләре буенча укучыларга өстәмә белем бирү, спорт, иҗат һәм техника дөньясына тартуда, балаларның шәхси мөмкинлекләрен үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Олы Шыңар урта мәктәбе судомоделләштерү берләшмәсе  җитәкчесе Мөхетдинов Фәнзир Якуб улы, ярышларда катнашучы Мөбәрәков Самат,  Мөхетдинов Айзат, Нигаматуллин Әмир, Тимергалиев Зиннур  Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт сүзенә лаек булдылар. Минһаҗев Бәхтияр «ЮниорПрофи-2024»чемпионатында «Пешекче эше» компетенциясендә  җиңү яулады һәм Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәтенә  лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Авылларыбызның гүзәл табигате, үзебез яшәгән әйләнә-тирә мохит белән танышу максатында  Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары  белән табигать кочагына экскурсияләр оештырылды. Авыл чишмәләре, су буйлары, елгалар буйлап йоргәндә балаларга  табигатьне саклау буенча һәр кешенең  җаваплылыгы  һәм су ресурсларына сакчыл караш турында әнгәмәләр алып барылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар урта мәктәбе командасы Эзмә урта мәктәбендә чик сакчысы көне хөрмәтенә укучылар арасында үткәрелгән  мини-футбол буенча турнирда икенче урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып, Олы Шыңар «Әллүки» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр  өчен игелекле эш эшләделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
май, 2024 ел
җомга

 Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылында корыган агачларны кисү, тирә якны чистарту буенча  өмәләр үткәрелде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар  үткәрелде.  Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм  һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң Мәдәният йортында «Җиңү җырлары яңгырый» дигән бәйрәм концерты булды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы ҖЧҖ ОКО Татэнергосбыт җитәкчесе  Галимзянов Р.Х.  халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

4 майда Кече Шыңар мәдәният йортында Шыңар авылының 500 еллыгына багышланган «Шәҗәрә ул - яшәү тантанасы, сулар һава, туфрак, газиз җир» дигән  шәҗәрә бәйрәме узды. Фойеда тематик күргәзмә оештырылган. Авыл тарихы, аның барлыкка килүе, мөһим тарихи фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр. Чара театральләштерелгән спектакльдән башланды, тамашачылар авылның килеп чыгышы турында күп кызыклы фактлар белделәр. Бәйрәмгә  Казан шәһәреннәң хөрмәтле кунаклар чакырылды, алар безнең авылның килеп чыгышын билгеләүче Кече Шыңар авылындагы борынгы кабер ташы турында сөйләделәр. Аннары Олы Шыңар авылы шәҗәрәсенең презентациясе белән "Ядкәр"генеалогия үзәге директоры һәм бүлек начальнигы чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чараны үзләренең  матур чыгышлары белән бизәделәр. Бәйрәм бик  кызыклы һәм истәлекле  булып чыкты һәм озак вакыт һәркем күңелендә җылы хатирәләр булып сакланыр.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
май, 2024 ел
җомга

Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге  зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә,  авылларга кайткан  кунаклар да актив катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветеранының тол хатынын  һәм тыл ветераннарын – барлыгы 8 кеше – якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котладылар . Аларга  РФ Президенты В.В.Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Минниханов һәм  Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләрне  “СабЭнергоСервис” ААҖ җитәкчесе  Яхин А.А.,  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.А. һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International