ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2026 ел
шимбә

21 февраль көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Строй һәм җыр смотры» дигән традицион конкурс булып узды. Чарада төрле сыйныф укучылары командалары катнашты, алар сафка әзерлекләрен, патриотик җырлар башкару һәм маршлый белүләрен күрсәттеләр. Конкурс тантаналы атмосферада узды, үсеп килүче буын арасында Ватанны саклаучыларга патриотизм һәм хөрмәт тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында түбәне кардан чистарту оештырылды. Бу түбәгә зыян килү ихтималын вакытында булдырмаска мөмкинлек бирде. Даими рәвештә кардан чистартып тору инфраструктураны саклауның мөһим өлеше булып тора һәм уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2026 ел
җомга

19 февральдә "Тимершик-Шыңар" командасының мини-футбол буенча ветераннар арасында (40+) "Симет-Мичән"командасы белән чираттагы уены узды. Бу уенда безнең команда 2:4 исәбе белән җиңде. Барлык уенчыларга да зур рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

17 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Нинди гүзәл бу әкиятләр..." Чара балаларның белемнәрен киңәйтү, укуга танып белү кызыксынуын тәрбияләү максатында үткәрелде. Әкияти уен – викторина вакытында балалар әкиятләрне никадәр яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр, популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшерделәр. Балалар яңа, якты һәм мавыктыргыч китаплар белән шатланып таныштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Ел саен 15 февральдә  интернационалист-сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан районыбызда төрле чаралар оештырыла. Инде бүгеннән үк Саба районы әфганчы ветераннар җәмгыяте вәкилләре Илшат Әхмәтшин, Раиф Ягъфәров, Айрат Әлмөхәммәтов Шыңар җирлегендә булып, Олы Шыңар гомумбелем бирү мәктәбенең “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның  каберләрен зыярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар, аларны искә алдылар. Аннары алар “Юнармия” хәрәкәте рәтләренә яңа укчыларны кабул иттеләр, Түлешкә авылында туып-үскән якташыбыз, Япон, Фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Мөхәммәт Закиров исемен мәңгеләштереп яшь юнармиячеләр отрядына аның исемен бирделәр. Искә алу чарасын дәвам итеп, әфганчы-ветераннар,  шул сугышта һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илфат Зиннәтуллинның әнисе Райлә апа Зиннәтуллина һәм Кече Шыңар авылыннан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ринат Корбановның әнисе Рәйсә апа Корбанованың хәлен белеп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2026 ел
шимбә

Көчле кар һәм бураннардан соң Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә урамнарны кардан чистарту оештырыла. Эшне "Туган як"ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2026 ел
җомга

   12 февраль көнне Килдебәк авылында ирләр командалары ветераннары арасында (40+) мини-футбол үтте. Безнең "Тимершык-Шыңар" командасы "Явлаштау – Иштуган" командасына каршы уйнады. Көндәш команда көчле булуга карамастан, команда уенчылары җиңүгә чын ихтыяр көче, спорт көрәше һәм дуслык үрнәге күрсәттеләр. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2026 ел
якшәмбе

2026 елның 29 гыйнварында Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге гражданнарының 2025 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды  Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга планнар белән уртаклаштылар.  Шулай ук полициянең участок уполномоченные М.М. Гатин, Саба муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе И.И. Шәвәлиева, 129 нчы янгын сүндерү коткару часте начальнигы урынбасары эчке хезмәт капитаны Шәмсетдинов Н. М., Курса урманчылыгы мастеры Ф. Т. Гыйләҗиев чыгыш ясадылар.

   Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты («Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы 131-ФЗ номерлы РФ канунының 14 маддәсе) һәм 2026 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

14 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Иске Яңа ел уңаеннан бәйрәмчә дустанә атмосферада " Яңа ел хәрәкәте. Чыршы янында актив уеннар" үткәрелде.

   Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар, кышкы табышмаклар әзерләделәр, конкурсларда һәркем актив катнашты һәм кызыксындыру призлары алдылар. Мәдәният йортында шатлык, күңел ачу һәм дусларча аралашу атмосферасы хөкем сөрде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

10 гыйнвар  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Ышаныгыз, кешеләр, могҗизаларга» дигән бәйрәм чарасы булып узды. Анда Яңа ел лотереясе уйнатылды. Кичә музыкаль - бию номерлары, җырлар һәм котлаулар белән башланып китте. Лотереядә Яңа ел бүләкләре һәм призлары уйнатылды,  шулай ук яңа туган балаларны котладылар. Төп бүләк-мультиварка һәм бакча тачкасы Кече Шыңар авылы гаиләләренә бирелде. Шулай ук «Туган як»ҖЧҖнең иганәче бүләкләре уйнатылды. Авылдашлар конкурсларда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын рәхәтләнеп карадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International