ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Туган як" ансамбле солисты Хуҗиәхмәтов Галинур Динмехәмәт улы Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш-Сияние"республика фестиваленең зона турында катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады, композитор Р.Яхинның А. Саттар сүзләренә "Серле күзләр" дигән җырын башкарды, катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. 29 март көнне район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең район туры Гала-концерты булды."Фольклор" номинациясендә чыгыш ясаганы өчен "Мирас" фольклор коллективы диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Нәүрүз яз килү һәм бөтен Җиһанның  уянуы белән тыгыз бәйләнгән. 27 март көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә " Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән  театральләштерелгән тамаша "Мирас"фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте. Милли көрәш турниры, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелде. Бәйрәм мәйданында пылау, ботка һәм коймак татып карарга була иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Яз җылысы барлык катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде һәм күтәренке күңел бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2022 ел
җомга

Олы Шыңар авылында  яшәүче Җамалетдинова Нурлыхөдә Җамалетдин  кызына 2022нче елның 18нче мартында 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   Олы Шыңар медпункты хезмәткәрләре дә кушылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында ел саен авыл яшьләре һәм студентлар белән зур концерт программасы оештырылып килә. Һәм менә алар, яшь елларны искә алып, яңадан сәхнә түрендә очрашырга булдылар.7 март көнне «Хәлләр ничек, авылкаем, кайта сиңа балакаң " дип исемләнгән концерт - очрашу булды...». Программа үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән иде

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
март, 2022 ел
җомга

Олы Шыңар авылында  яшәүче Набиуллина Рәйсә  Гыйлметдин кызына 2022нче елның 2нче мартында 90 яшь тулды. Россия Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш., Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә кушылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

25 февраль  көнне Олы Шыңар урта мәктәбе  спорт залында авыл җирлеге беренчелегенә волейбол  буенча авыл командалары арасында ярышлар оештырдылар. Барлыгы 3 команда катнашты: “ Укытучылар”, “Укучылар”,  “Авыл яшләре”. 1 урын – “Укытучылар”, 2 урын “Укучылар”, 3 урын “Авыл яшләре”  командаларына бирелде.

 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2022 ел
җомга

23 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Әти һәм мин- без дуслар !" дигән конкурс булды. Бәйрәм башында Россия армиясе сафларында хезмәт иткән  егетләр белән очрашу булды. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. котлады. Һәм бәйрәмнең күңелле өлеше башланды: малайлар  әтиләре белән «Әти һәр эшнең дә остасы», «Иң төз атучы» конкурсларында, «Йөгереш», «Поход» бәйгеләрендә катнаштылар. "Эрудит"викторинасында үз белемнәрен тикшерделәр. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Программа ахырында жюри конкурска йомгак ясады, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар  гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды. Ачылу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы да катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авылында  яшәүче Касыймов Сәлимгәрәй Шакир улына 2022нче елның 9нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш.  кушылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

4 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды.Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2021 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2022 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча;  Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;  Саба районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. ; Саба урман хуҗалыгы урман мастеры Хайруллин М.М.; «Россельхозбанк “ ның өстәмә офисы  начальнигы Билалова Р.К. чыгыш ясадылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International