ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

26 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында «Мирас» фольклор коллективының «Киләчәккә мирас булып калсын, гасырлардан килгән ядкәрләр!» дип исемләнгән  юбилей кичәсе үткәрелде.  Безнең илебез бәйрәмнәргә, йолаларга, гореф-гадәтләргә бай, алар безгә буыннан-буынга тапшырыла. Чарада катнашучылар - күрше авыллардан килгән  фольклор коллективлары:Теләче районының Олы Кибәхуҗа, Ачы,  Саба районының Сабай, Оет, Шекше, Кырбаш авылларыннан.  Фойеда “Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы”на багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Кунакларны икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, биюләр, «Назалы»; «Капкалы» уеннары оештырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы  тәрбиячесе  Сафина Римма Мөхәммәтнәҗип кызы  Россиядә укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Безнең кавем” дип исемләнгән IVнче Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн-фестивалендә  җиңүче булды һәм  IIIнче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 ноябрь көнне, “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларының, мирасыбыз, байлыгыбыз буларак, балаларны тәрбияләүдәге роле” темасы буенча семинар үтте. Семинарда район балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Оет авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориаль такталар яңартылды. Бөек Ватан сугышы фронтларында Оет авылыннан 101  кеше һәлак була.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Чулпыч  авылы  зиратында чистарту буенча  өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Хаҗиев Равил Ибрай улына 2023нче елның 9нчы ноябрендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да  кушылды.

 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге командасы «Саба таңнары» газетасы призына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча районның шәхси-команда чемпионатында татарча милли көрәш буенча ярышларда актив катнашты. Призерлар : Варламов Артем -1 урын ( авырлык категориясе 100 кг) Ахунҗанов Рифат-1 урын (авырлык категориясе 115 кг) Маликов Илназ - 1 урын ( авырлык категориясе 75 кг ) Рабгутдинов Руслан-3 урын (авырлык категориясе 85 кг ).

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегендәге  мәдәният  учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яңа иҗат сезонын ачуга багышланган «Без сезне һәрвакыт күрергә шат» дигән бәйрәм концерты оештырылды.  4-5 ноябрьдә әлеге концерт программасы белән Аккүл - Бигәнәй һәм Оет авыл клубларында чыгышлар ясалды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова  29нчы октябрьдә Казан шәһәрендә үткәрелгән Сумо көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә юниорлар арасында 80 кг авырлыкта  беренче  урынны алды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән чараларга аерым игътибар бирәләр. Бүген алар икебана ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста балалар икебана тарихы, композицияләр ясау техникасы, материал белән эшләү ысулы белән таныштылар һәм үз икебаналарын ясый алдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International