Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара.
19 июль көнне Елыш авылында "Чиста яр 2019 " акциясе кысаларында яр буе чүп үләннәреннән арындырылды.
18 июль көнне Югары Шытсу балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә эшчеләре тарафыннан өмә оештырылды.
Түбән Шытсу авылында Хабибрахмановларның гаилә фермасы төзелә башлады. Монда бозаулар асырау планлаштырыла.
Югары Шытсу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән күңелле стартлар үткәрде. Төрле хәрәкәтле уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.