ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

12 октябрьдә Югары Шытсу авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чара үткәрелде. Чарада  "СХП Шытсу" ҖЧҖ дә эшләүче яшь белгечләр катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2019 ел
җомга

Елыш авылының Садовая урамында су кертү эшләре бара. Эшне Саба торак коммуналь хуҗалыгы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авылында яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла улына 90 яшь тулды. Әлеге зур бәйрәмне ул үзенең якыннары янәшәсендә каршы алды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авылында, өлкәннәр көне уңаеннан, "Саба чишмәләре" коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады. Ахырдан "Шытсу" авыл хуҗалыгы ярдәме белән Корбан ашы үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлегендә агачлар утыртылды. Эшне Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре башкарды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Түбән Шытсу авылында гаилә фермасы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә бинаның түбәсен ябу эше бара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авылы мәчетендә эчке төзелеш эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә идәнне җылыту җиһазлары урнаштырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында ООО "Рамазан" оешмасы тарафыннан урам юлларын ремонтлау эше башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 сентябрь урман көне уңаеннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
сентябрь, 2019 ел
җомга

 2019 елның 6 сентябрендә Түбән Шытсу авыл җирлегендә җирлек активы белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә -  2019 елның 8 сентябрендәге сайлаулар, учреждение территорияләрендә чисталык һәм тәртип,өлкәннәр көненә әзерлек,салым темаларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International