Түбән Шытсу авыл җирлегендә Чаңгы юллары - 2025 үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
Югары Шытсу авылы мәдәният йортында яңа уен коралларын үзләштерү, яшьләрне сәнгатькә җәлеп итү эше даими алып барыла. Думбра, гөслә кебек уен коралларына авыл яшьләренең кызыксынуы арта бара.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучысы Баһманова Филүзә Республика күләмендә үткәрелгән "Минем шәҗәрәм" конкурсында 3 урынга лаек булды.
27 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында Түбән Шытсу авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Закирзянов Р.Р., төрле оема һәм учреждения җитәкчеләре катнашты. Барлык учрежденияләр чыгыш ясадылар, узган елга анализ ясап агымдагы елга бурычлар куйдылар.
25-26 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә ветераннар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды. Мавлетов Булат 35+ яшь категориясендә 3 нче урынга лаек булды.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә язучы Нурия Измайлованың тууына 75 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Авыл яшьләре аның иҗаты белән якыннан таныштылар, әдәби әсәрләрен укыдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Югары Шытсы мәдәният йортында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Ватанны саклаучылар елы-календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү. Бу ел безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм дөньяның мәңгелек кыйммәтен искә төшерә, аны Ватанны саклаучылар үзләренең батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән саклыйлар.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Татарстан яшьләре" газетасына 105 тулу уңаеннан чара үткәрелде. Авыл яшьләре әлеге газета белән якыннанрак таныштылар. Газетада яктыртылган мәкаләләр, язмаларны укыдылар.
Түбән Шытсу мәдәният йортында искечә яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Балалар, авыл яшьләре, өлкәннәр барсы бергән чарада актив катнаштылар.
Югары Шытсу мәдәният йорты каршысында балалар катнашында хәрәкәтле уеннар булып узды. Балалар бик актив катнаштылар.