В с.Старая Икшурма прошел турнир по волейболу среди женских команд. Команда "Шитцы" активно приняла участие и заналя 3 место. Поздравляем!
8 март бәйрәме уңаеннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә, балалары махсус хәрби операциядә булган аналарга рәхмәт хатлары һәм чәчәк тапшырылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә барлыгы 3 тыл хезмәтчәннәре Калимуллин Заһидулла, Галявиев Әмин һәм Габдрахманов Салих Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медаль белән бүләкләнде.
Югары Шытсу авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәни чара үткәрелде. Әлеге чарада армия сафларында төрле елларда хезмәт иткән егетләр чакрырылды. Концерт программасы тәкъдим ителде, кызыклы уеннар, җыр-бию егетләр белән бергә башкарылды.
Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсендә булып узган шәхси-команда чаңгы ярышында тулы составта катнашты.
Туган телләр көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында викторина үткәрелде. Балалар кызыклы сорауларга җаваплар эзләде һәм җырлап алдылар.
Түбән Шытсу мәдәният йортында хәрби диңгез флоты ветераннары белән очрашу булып узды. Очрашуда алар мәктәп укучыларына зәрби диңгез флоты турында сөйләделәр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук алар тарафыннан нигезләнгән "Экипаж1 Семья" ансамбле чыгыш ясады.
ООО "СХП Шытсу" җәмгыятендә отчет җыелешы булып узды. Җыелышта хуҗалык хезмәтчәннәре, специалистлар чыгыш ясап 2024 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм 2025 елга максатлар куелды.
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында 26 нчы тапкыр М.Фәйзиев истәлегенә көрәш турниры булып узды. Әлеге турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 60ка якын көрәшче катнашты. Җиңүчеләргә, призерларга медаль, грамота һәм акчалата приз тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. Әлеге ярыш "Татарстан чаңгы юллары 2025" кысаларында үткәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1 урын Гумеровлар гаиләсе, 2 урын Шакировлар гаиләсе, 3 урын Шигабиевлар гаиләсе һәм 4 урынны Хабибрахмановлар гаиләсе яулады. Барлык катнашучылар грамота һәм истәлек бүләкләренә ия булды.