"Безнең ишегалды" дип исемләнгән конкурста Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе катнаша. Аларга уңышлар телибез!
Түбән шытсу авылында гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.
Түбән Шытсу авылындагы "Камай" чишмәсен төзекләндерү өчен иганәчеләр эзлибез. Әлеге зур эшкә авыл халкы кушылырга әзер.
Елыш авылы мәчетендә эчке эшләр башкарыла. Дизайн формасы кабул ителде.
Елыш авылында Корбан бәйрәме билгеләп үтелде. Мәчеттән тәүге азан тавышы яңгырады.
Югары Шытсу спорт мәйданчыгында мини-футбол уйнар өчен иганәчеләр ярдәме белән капка урнаштырылды.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше башлынды. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
5 август көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә халык җыеныүткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н., башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов М.Р., район башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. катнашты. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгының отчеты тыңланды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара.