Елыш авылында инеш елгасы чистартылды. Агач ботаклары, балчык һәм ләм белән тулган инешне чистарту эше язгы чорда ярларыннан чыгып биләмәгә зыян салмасын өчен эшләнелде. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына башкарылган җәяүләр өчен күпер эшләү төгәлләнде. Күпернең озынлыгы 32 метр, киңлеге 1,5 метр тәшкил итте. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.
Югары Шытсу авылы спорт мәйданчыгының резин катламында өлешчә ремонт эшләре башкарылды. Резин катламның ярылган җирләре махсус кушылма составы белән эшләнде. Әлеге эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Саба районы прокуроры юстиция киңәшчесе Р.Н. Шәймәрданов гражданнарны кабул итте. Прокурорга үз сораулары белән 2 граждан килде. Алар прокурорга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм сорауларына җавап яки сорау буенча киңәшләр алдылар.
Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына җәяүлеләр өчен күпер урнаштыру эше бара. Әлеге күпер халыкка Сабантуй үтә торган мәйданга чыгу һәм чишмәгә бару өчен зур уңайлык тудырачак. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Бүген Түбән Шытсу авылында күчмә поликлиника эшли башлады. Халыкны тәҗрибәле врачлар кабул итә: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр.
Түбән Шытсу төп мәктәбенең китапханәсендә чара үткәрелде. Мәктәп китапханәсе көне уңаеннан балалар яңа китаплар белән таныштылар. Китап, укучы өчен иң яхшы тәрбия чарасы булып тора.
Түбән Шытсу мәктәп яны лагерына йөрүче балалар, Югары Шытсу авылында урнашкан сөтчелек комплексына, экскурсиягә килделәр. Хезмәткәрләр балаларны төп эшләр белән таныштырдылар. Авыл хуҗалыгы тармагы зур тырышлык, җаваплылык таләп итә торган тармак.
Түбән Шытсу мәдәният йортында мозаика җыю буенча мастер класс үткәрелде. Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге чарада актив катнаштылар.
Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре 17 октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!