Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 70 ел булды. Шул уңайдан аларны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов котлап узды. Әмин абый белән Фәүзия апа 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар. Әмин абый башта колхозда төрле эшләрдә, Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Әмин абый 25 ел шахтер булып, Фәүзия апа балалар бакчасында җыештыручы булып эшли. Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Тәртипле, эш сөючән, шафкатьле, һәрвакыт ярдәмгә мохтажларга булышучы итеп тэрбияли аларны Әмин абый белән Фәүзия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. 1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора. Әмин абый хемәт һәм тыл ветераны, Фәүзия апа да хезмәт ветераны. Бүгенге көндә алар Түбән Шытсу авылында кызлары Асия апа тәрбиясендә гомер итәләр, 8 оныклары 12 оныкчыклары бар. Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый белән Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна күрә аларны авылдашлар бик хөрмәт итә. Без аларга балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхетле, тигез гомер итүләрен телибез.
Югары Шытсыда автомобиль юлын реконструкцияләү буенча киң колачлы эш алып барыла. Эшне "Татавтодор"АҖ башкара. Реконструкциягә чаклы юл куркыныч иде: текә төшү текә күтәрелеш белән алмашынды. Участокта күз күреме түбән иде. Автомобиль юлын реконструкцияләү-юл өслегенең торышын яхшыртуга, хәрәкәт иминлеген арттыруга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да уңайлы шартлар тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы ул.
Елыш авылында ЩПС өслеге салынган юлны ремонтлау эшләре төгәлләнгән. Эшне "МДСУ-1"ҖЧҖ башкарды. Халык саны һәм автомобиль хәрәкәте интенсивлыгы аз булган юлларыны төзегәндә бүгенге көндә вак таш-ком катышмасы кулланыла. Бу төр өслекнең төзелеш һәм карап тоту бәясе түбәнрәк булса да, эксплуатация күрсәткечләре югары. Елыш авылында әлеге эш торак пунктларда юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында башкарылды.
Түбән Шытсу авылында, административ бина һәм мәктәпкә бара торган юлны асфальтлау эше төгәлләнде. Асфальт юл-ул урамнар һәм гомуми файдаланудагы юллар өчен бик яхшы өслек. Ул үзенең югары эксплуатация характеристикалары, шулай ук тузуга чыдам булуы аркасында гади грунтлы юллар алдында күп кенә өстенлекләргә ия. Юлның бу участогы буенча хәрәкәт уңайлырак һәм куркынычсызрак булды. Район җитәкчелегенә, ООО "МДСУ -1" оешмасына халык исеменнән рәхмәт белдерәбез!
Югары Шытсу мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Дубая" фольклор коллективы Казан шәһәрендә булып узган "Моңлы тамчы" фестиваленең лауреат дипломына һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз!
Түбән Шытсу авылында мәктәп һәм адмистратив бина каршысына асфаль юл салу эше бара. Ремонт 250м. озынлыктагы юлда башкарылачак. Эшне ООО "МДСУ-1" оешмасы башкара.
1 сентября 2025 года по всей стране вновь прозвучали школьные звонки, знаменуя важное событие для миллионов учеников, студентов, их родителей и педагогов. Этот день символизирует не только начало учебного процесса, но и новые горизонты, которые открываются перед каждым. Особенно значим этот день для первоклассников, которые впервые переступают порог школы, вступая в мир знаний. В первый класс в Нижнешитцинской школе поступили 5 учеников. Желаем им успехов и новых открытий. Всего в новом учебном году в школе будут обучаться 48 учеников.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзарасалым хисабына юллар ремонты төгәлләнде. Елыш һәм Югары Шытсу авылларында әлеге эшне ООО “Рамазан” оешмасы башкарды. Әлеге программа җирлектә булган мөхим мәсьәләләрне халык белән берлектә хәл итергә зур ярдәм итә.
Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту эшләре төгәлләнде. Кичке һәм төнге сәгатьләрдә багана утларыннан төшкән яктылык авыл халкына, җәүлеләргә һәм аеруча автомобиль йөртүчеләргә уңайлылык тудыра. Җитәкчеләргә һәм эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез!
Югары Шытсу авылыннан Султанова Динара гаиләсе ел дәвамында үзләренең шәхси биләмәләрен чиста пөхтә, төзек хәлдә тота. Кышкы чорда кардан сыннар ясыйлар, җәйге чорда капка-койма каршысы чәчәк һәм гөлләргә күмелә. Агымдагы елда алар "Чәчәкле Саба - 2025" конкурсында катнашып 3 нче урынга лаек булдылар. Тирә якка үрнәк гаиләне әлеге уңышы белән котлыйбыз!