ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген,31 гыйнвар көнне  Лесхоз бистәсендә инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча район Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Тэги: ОДМС
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 25-27 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышлар рангы "Өч йолдыз". Саба районы тәрбияләнүчеләре, "Саба-Арена" спортчысы Зәйниев Айназ Алексеевскидан Федоров Данила белән парлы категориядә чемпион һәм Әлки районыннан Әхмәтова Ралина белән катнаш парлы разрядта бронза призеры булды.

Айназны, аның әти-әнисен, тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2024 елның 27-28 гыйнварында Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы Бадминтон өметләре - 2024нең 1 туры узды. Ярышларга бөтен республикабыздан 200гә якын спортчы җыелды.  1 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:

🥇-Сафин Агләм, 1 нче дивизия;

🥈-Сафин Агләм-Хөсәенов Арслан (Казан)) ;

🥈-Сафин Агләм-Исмәгыйлев Иделия (Казан));

🥈-Әхмәтшина Самина, 2 нче дивизион;

🥉-Идрисов Нияз-Рәхимов Әдел;

🥉-Гөбәйдуллина Ралина, 1 нче дивизия;

🥉-Гөбәйдуллина Ралина-Шахмаева Мәдинә;

🥉- Бурганов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе);

🥉-Сафиуллин Рөстәм, 2 нче дивизион;

🥉-Хәбибуллина Наргиза-Чиркина Виктория (Балык Бистәсе).

   Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

22-28 гыйнварда Казанның өстәл теннисы үзәгендә Идел буе федераль округы чемпионаты узды, аның барышында 17-25 мартта Санкт-Петербургта узачак Россия чемпионатына 5 команда юлламасы һәм 11 ялгыз юллама уйнатылды. Динара Исмаилова чыгыш ясаган Татарстан Республикасы хатын-кызлар җыелма командасы көмеш призер булды. Павел Галанов һәм Хайём Исмаилов чыгыш ясаган Татарстанның ир-атлар җыелма командасы бишлеккә керә алмады (7 урын). Ялгыз ярышларда Динара 9 урынны алып, Россия чемпионатына юллама яулый. Камилла, Павел һәм Хайём өчен ялгыз ярышлар уңышсыз була, 21, 29 һәм 34 нче урыннарны ала.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

28 гыйнварда САБА - Аренада бадминтон буенча "җомга турниры" узды.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары түбәндәгеләр булдылар:

       А Төркеме :

   1 урын-Багманова Камилла 

   2 урын - Мансурова Регина

   3 урын-Вәлиев Рузал

   3 урын-Нуруллин Әлим 

_________

       В Төркеме :

   1 урын-Әхмәдиева Динә 

   2 урын - Хуҗин Илдан

   3 урын-Габделхаева Зилә 

   3 урын - Миннекаев Рөстәм.

________

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр 🥳 🍫 🍬 

Сабаның "ПМК" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм шәхсән аның директоры Константин Маковеевка татлы бүләкләр өчен рәхмәт.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы узды. Ярышларда 25 команда катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр булдылар:

1 урын-«Саба-Арена» Ищенко Е./Фәйзетдинова С.

2 урын- «Доник» Вилданов К./Латыпов И.

3 урын - «Килдебәк» Сираев И./Әхмәтҗанов Д.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

17-22 гыйнварда Чиләбе шәһәрендә «Олимпия өметләре» бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Татарстанның яшь бадминтончылары катнашты. Алар арасында безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә бар: Галимуллин Рәсүл, Гөбәйдуллина Ралина һәм Сафин Агләм. Безнең тәрбияләнүчеләр 6 медаль яулады: Гөбәйдуллина Ралина катнаш парлы разрядта чемпион булды, шулай ук парлы катнаш разрядта 2 урын һәм ялгыз разрядта 3 урын яулады. Сафин Агләмнең парлы разрядта 2 урыны һәм ялгыз һәм катнаш разрядларда 3 урыны бар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдәннең 3 нче номерлы  "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар.

Тэги: ОДМС
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия студентлары көне белән!                                                                                                                              Бу бәйрәм традицияләре XVIII гасырга барып тоташа. Соңрак, 1850 елда, император Николай I Татьяна көнен бәйрәм итү турында Указ чыгара (барлык студентларны яклаучы изге бөек шәһит Татиана Римская хөрмәтенә аталган).

Тэги: ОДМС
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 22 гыйнварында Саба – АРЕНА спорт мәктәбенең базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2024» сайлап алу турының 1 туры узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булдылар:

2012 - 2013 елгы, малайлар:

1 урын - Сафиуллин Рөстәм (Саба)

2 урын-Кәримов Язнур (Саба)

3 урын - Шәкүров Самат, Габдрахманов Азамат (икесе дә Саба)

2012 - 2013 елгы, кызлар:

1 урын-Әхмәтшина Самина (Саба)

2 урын-Әхмәтшина Камилә(Саба)

3 урын-Закирова Ясмина (Кукмара), Хәлимова Талия (Саба)

 

2014 елда туган һәм кечерәк, малайлар:

1 урын - Закиров Самир (Саба)

2 урын - Шагеев Айзат (Саба)

3 урын-Гатиятуллин Раяз (Саба), Җәләлиев Муса(Теләче)

2014 елда туган һәм аннан яшьрәк, кызлар:

1 урын - Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче)

2 урын-Вәлиуллина Язилә(Саба)

3 урын-Шакирова Назлыгул (Саба), Гайнетдинова Райля (Теләче).

  Чемпионнарны, призерларны һәм тренерларны котлыйбыз һәм 2024 елның 27-28 гыйнварында Казан шәһәрендә узачак республика турында уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International