10 нче июль көнне Сатыш мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде. Балалар уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата белэн сыйландылар.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. Барлыгы 714 м юл җәелде.
Сатыш авылы мәчетендә "Яшьләр бистәсе" оешмасы һәм Сатыш мәчете мулла Алмаз Галимҗанов көче белән оештырылган, балалар өчен дини укулар башланды. Балаларга Россия Ислам Университет шәкертләре белем бирә.
1 июль көнне Саба муниципаль районы данын яклап, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фахимович ТНВ каналыннан баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып 1 урын яулады. Бәйгедә Татарстан Республикасы җирлек башлыклары катнашты.
26 июнь көнне Сатыш авылыннан "Ак калфак"хатын-кызлар түгәрәге Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Алар бергә башкаланың истәлекле урыннарын карадылар. Шулай ук Татарстанның Табигать тарихы музеенда һәм милли сәнгать галереясендә булу да күңелле хатирәләр булып калды.
Сатыш авылында "Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктырту" программасы буенча ООО "Сабэнергосервис" оешмасы тарафыннан урам утлары светодиод яктырткычларга алыштырылды. ООО "Сабэнергосервис" хезмәткәрләренә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Саба муниципаль районы чемпионатында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары ярышында Сатыш авыл җирлегеннән "Бигеней"командасы катнаша.Шулай ук, Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. Бүгенге көндә 305 м юл җәелде.
Район Сабан туенда Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре милли көрәш буенча лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.
Гәрәев Салават-1 урын 75 килограммга кадәр
Зарипов Ирек-75 кг кадәр 2 урын
Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын
Гәрәев Фәнис-65 килограммга кадәр 2 урын
Зарипов Адель-1 урын 45 кг
Гарипов Язнур-75 килограммнан артык 2 урын.
Сатыш авылы мәчете имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларына Ислам дине хакында сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.