ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге 9 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән конкурста актив катнашып грамотага ия булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү, күзаллау, фикер йөртү сәләтен үстерү максатыннан сөйләм үстерү шөгылендә киемнәрне татар орнаментлары белән бизәү оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Мостай Кәримгә багышланган портрет- кичә үткәрелде.Кичәдә аның тормышы һәм иҗаты яктыртылды, әсәрләреннән өзекләр укылды,шигырьләре сөйләнелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2019 ел
җомга

Казанчы Бигәнәй зиратыннан алып Казанчы Бигәнәй авылына кадәр юл ремонты башланды. Төзекләндерелә торган юлның озынлыгы-1050 м.  Эшне "Мелиорация - Сервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә оешкан "Ак калфак" клубына йөрүчеләр белән "Матур булу серләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында ханымнар заманча яулык бәйләү серләренә төшенделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

18 октябрь көнне, Саба аграр көллияте студентлары, Бигәнәй мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясады.Авыл халкын матур концерт белән ял иттергәннәре өчен оештыручыларга һәм катнашучыларга Бигәнәй авылы халкы исеменнән рәхмәт әйтәсебез килә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 100 кеше катнашында татарча диктант язылды. Анда авыл җирлеге башлыгы, бюджет хезмәткәрләре, пенсионерлар, укучылар, укытучылар, әти- әниләр катнашты. Иң өлкән диктант язучы- Перегудова Роза-65 яшь,ә иң кечкенә диктант язучы- Фархуллина Ралинә-10 яшь.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2019 ел
җомга

5-6 октябрь көннәрендә Сатыш авылы зиратында өмәләр үткәрелде. Өмәдә катнашучылар зират территориясен чүпләрдән һәм корган агачлардан чистарттылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәчетендә, "Яшьләр бистәсе" оешмасы һәм Сатыш мәчете мулласы Алмаз Галимҗанов көче белән, балалар өчен, дини дәресләр укытыла башлады. Балаларга Россия Ислам Университет шәкертләре белем бирә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International