ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

"Сатыш" командасы 2025 елгы сезонда ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында 3 урынны яулады. Командага рәхмәт белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эшләре башланды. Күпер вакытлыча автомобиль хәрәкәте өчен ябык, альтернатив маршрут буенча әйләнеп узу оештырылган. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

22 июнь көнне Сатыш авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Чара обелиск янында узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 нче июнь  көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәния йорты белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Сатыш урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере укучылары Казан шәһәренә сәяхәт кылды. Казан зоопаркында күп төрле җәнлекләргә хозурланып, "Елмай" паркында уйнап, яр буеннан шәһәрнең матур җирләренә сокланып, җәй буена җитәрлек көч, уңай эмоциялар туплап кайттылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере укучылар Сатыш авылы мәчетендә булдылар. Коррупциягә каршы тору максатыннан лагерь җитәкчесе Гыйлаҗиева А.Ф. "Гадел яшә" дигән әңгәмә үткәрде. Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлык кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" спорт уены үткәрелде, Сатыш ФАП фельдшеры ярдәмчесе Вәлиева А.Х. сәламәтлекне саклау темасына әңгәмә үткәрде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегенә Казаннан "Авторетроклуб" әгьзәләре килде. Аларны район башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф., мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. "Авторетроклуб" әгъзәләре үзләренең машиналары белән таныштырдылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнашты. Әлегә 3 җинү, 1 ничья,  1 җиңү. Команда составы: Багабиев И., Маннанов Д., Мустафин И., Билалов А., Шайхутдинов А., Ханов А., Шамсевалиев А., Хузин Р., Губайдуллин Р., Галиев И. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International