Сатыш авыл мәдәният йорты бинасында канализация һәм су кертү эше башкарылды. Эшне АҖ "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" башкарды.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. Барлыгы 534 м юл җәелде.
Казанче Бигәнәй китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "сәламәтлек артыннан сәяхәт" исеме астында экскурсия оештырдылар.Башта китапханәче балаларны физик культура турындагы китаплар белән таныштырды.Аннан күңелле спорт уеннары башланды.Бу яшьтәге балалар өчен яраткан уеннар уйнадык.Балалар бик канәгать калдылар, чөнки вакыт файдалы һәм күңелле үтте.
19 июль-Халыкара шахмат көне. Бу бәйрәм кысаларында 19 июль көнне Мамалай авыл клубында «Яшь шахматчы» исеме астында яшүсмерләр һәм барлык теләүчеләр өчен шахмат турниры үткәрелде.
Казанче Бигәнәй китапханәчесе Мамалай авылы клубы белән берлектә балалар белән “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Туган авылым Мамалай” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар.
Мамалай авылында су башнясын урнаштыру буенча эш башкарылды. Эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.
Безнең борынгы бабаларыбыз авылга нигез салганнан соң, авыл тирәсендә инеш, елга, күл, урамнарга, гомумән әйләнә тирәдәге объектларга исемнәр биргәннәр.Вакыт үтү белән бу исемнәр үзгәргән,бер өлеше юкка чыккан,бер өлеше исә вакыт сынавын узып безнең көнгә кадәр килеп җиткән. "Туган як тарихы " дип исемләнгән экскурсия барышында балалар белән Ленин (халык телендә әйтсәк болын очы) урамына юл тоттык.Урамыбызның өлкән, мөһтәрәм кешесе Габделәхәт абый Шакиров белән Сатыш авылы, урамнары тарихы турында әңгәмә кордык.Ул балаларга шушы урамда туып үскән кешеләр турында,урамның исеме ниләр аңлатканын сөйләде, үзенең изге теләкләрен балаларга җиткерде.
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, балалар - һәр кеше тормышында иң мөһим кыйммәтләр. Сабыйлар өчен гаилә булып әни һәм әти, әби һәм бабай, абый-энеле һәм сеңелләре тора. 8 июль көнне Мамалай авыл мәдәният йорты мөдире Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Минем гаиләм» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Чара барышында балалар плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар. Алар үзләренең рәсемнәрен әти-әниләренә бүләк итәргә һәм аларны котларга булдылар. Балаларга бик ошады һәм ахырда татлы бүләкләр тапшырылды.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Ямьле Саба" проекты кысаларында Муса Җәлил урамы буйлап, авыл тарихына багышланган "Авылым урамы буйлап сәяхәт" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Китапханәче авыл, герой–шагыйрь М.Җәлил,хезмәт сөючән кешеләр, биналар турында сөйләде.