15 нче февралендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт алды. Волейбол ярышында "Сатыш" командасы актив катнаша.
13 февраль көнне Сатыш авылында пенсионерлар арасында чаңгы ярышы үтте. Җинүчеләргә акчалата грамота тапшырылды.
Сатыш авыл җирлегендә "Чаңгы юлы 2021" ярышлары булып узды. Чарада укучылар, оешма эшчеләре, җитәкчеләр актив катнашты.
2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тула. 13 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә авыл яшьләре өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.
МБГБУ "Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе" укучылары Сабиров Алмаз һәм Шакирова Иделия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган шахмат буенча "Көчлеләр турниры"нда катнаштылар. Шакирова Иделия "Иң яшь уенчы" номинациясендә бүләкләнде.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Спорт-сәламәтлек чыганагы" дип күңелле уеннар, ярышлар үткәрелде.
Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууыны 115 ел булуга карата әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар белән шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык, шигырьләренә күзәтү ясадык.
1 февраль көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды.
Сатыш авылы егете- Гарипов Язнур Фәннүр улы Зәй шәһәрендә Р.Ш. Фардиев истәлегенә үткәрелгән гомумроссия көрәш чемпионатында үз үлчәвендә Чемпион калды. Тренеры- Илдар Ермолаев.
25 январь көнне Казанчы- Бигәнәй авылында яшәүче Галявиева Рәисә Газизҗан кызы, Мамалай авылында яшәүче Габдуллин Габрдәүф Габдулла улыы 90 яшьлек юбилееларын билгеләп үттеләр. Юбилярга Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шафигуллин Россия Президенты котлавын тапшырды.