ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2025 ел
җомга

Сатыш мәдәният йортында "Зарарлы гадәтләрсез яшә" дигән әңгәмә үткәрелде. Алып баручылар зарарлы гадәтләрнең яшь организмга зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр, зарарлы гадәтләр һәм аларга каршы көрәш турында әдәбиятка күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эшләре дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин гаиләм белән бәхетле" дигән асфальт рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашу өчен кече яшьтәге балаларны чакырылды.  Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль генә түгел, бу - чын иҗат һәм баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Һәркем рәсем ясаганда үз йорты, гаиләсе, әти-әнисе турында уйлаячак. Төсле акбурлар балаларның кәефен чагылдырды. Вакыт тиз уза, конкурс тәмамланды, ә асфальтта яшь рәссамнарның рәсемнәре калды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш мәдәният йорты Тенеки авыл клубы белән берлектә Сатыш авылы мәйданчыгында ике команда арасында «Футбол» уены үткәрде. Кырга «Сатыш» һәм «Тенеки» командалары чыкты. Командалар белән очрашуны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин командаларга иң изге теләкләр белән ачып җибәрде. Командалар уенны 1:0 исәбе белән "Сатыш "командасы файдасына төгәлләделәр. Сатыш авыл җирлеге башлыгы җиңүчеләргә кубок тапшырды. Барлык катнашучылар да "Саба" ҖЧҖ иганәчесеннән акчалата призлар алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июль, 2025 ел
җомга

5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба, Балтач, Әтнә, Мамадыш районнарыннан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Әтнә районыннан- Күнгер  командасы;

2 урын-Казан- Тормыш;

3 урын- Бигәнәй;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.  Турнирда Казан шәһәре, Саба һәм Балтач районыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Бигәнәй командасы;

2 урын- Шәмәрдән ;

3 урын- Казан шәһәре;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен  рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июль, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге территориясеннән корыган агач калдыклары чыгарылган. Әлеге чара җирлекне төзекләндерү һәм санитария дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар комплексының мөһим өлеше булып тора.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге спортчылары "Спорт җире - 2025" Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының төбәк этабында катнаштылар. Анда җирлекнең 30 дан артык спортчысы катнашты. Волейбол ярышында Бигеней-2 командасы 2 урынны, Бигеней-1 командасы 1 урынны алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында проблемалы агачларны кисү эше башкарылды. Кисү барлык кирәкле экологик нормаларны һәм канун таләпләрен үтәгән килеш башкарылды. Җирле халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы агачлар, шулай ук авыл инфраструктурасы алынды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хәзрәт төрбәсен төзекләндерү буенча эш алып барылды. Эш Бигәнәй мәдәният хезмәткәрләре белән башкарылды. Ишан хазрәт төрбәсен төзекләндерүдә ярдәм иткән, иганәче ООО "Саба" Сатыш бүлектчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р.ка рәхмәт белдерәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International