ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авыл җирлегендә Кросс Татарстана йөгерү ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдәният йортының яңа бинасы территориясендә асфальт юл салынды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бездә күпләргә, бигрәк тә яшьләргә аз билгеле булган, туган ил хакына батырлыклар эшләгән каһарманнар да аз түгел. Шуларның берсе, Сатыш авылында гомер иткән Нәҗип Галиев Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән кеше. Ул - 4 сугышчан орден кавалеры. Сугыш тәмамланганда аның күкрәген "Александр Невский", беренче һәм икенче дәрәҗә " Бөек Ватан сугышы", "Кызыл Йолдыз" орденнары һәм 2 медаль бизәгән.

17 сентябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Батырлык һәм намус" дип исемләнгән чарада авылдашыбыз Нәҗип Галиевның тормыш юлы, аның сугышындагы батырлыклары белән укучыларны таныштырдык.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында Саба урманчылыгы белән берлектә "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы музей- мәдрәсәсе "Изге эшләр эшләргә өйрәнегез" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Әлеге чараның максаты: аңлау һәм бердәмлек, дуслык,ярдәм итү турында сөйләү; яхшылык, чын дуслыкны аерырга, кешеләргә аңларга һәм тоярга, аларга ярдәм итәргә өйрәтү.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 сентябрь көнне Сатыш мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. һәм учреждения, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен соңгы 5 еллыкта район күләмендә башкарылган эшләр белән бәйле видеоязма карау белән башланып китте. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. җирлек күләмендә башкарылган эшләргә хисап ясады. Шулай ук алдагы 5 еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләрне әйтеп узды. Җыенны район Башлыгы Минниханов Р.Н. йомгаклады, халык биргән сорауларга аңлатма биреп узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Сатыш авылында бишенче ел рәттән "Сатыш авыл җирлеге Кубогы-2021" турниры үткәрелде. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24 август көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар белән "Ишан эзләреннән" дип исемләнгән туристик сәяхәт оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге башлыгы-Шәфигуллин Фаил Фахим улы "Закон территориясе" республика конкурсында "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен"номинациясендә II урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Дипломны Татарстан Республикасы премьер-министры А.В. Песошин тапшырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International