6 ноябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Халыклар дуслыгында-көч»дип исемләнгән концерт номерлары белән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.”Татарстан-минем республикам" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Арабыздан вакытсыз киткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.
Мамалай авыл клубы мөдире балалар өчен "Үз сәламәтлегеңне сакла" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү. Бер-береңә дусларча мөнәсәбәт һәм ярдәмчеллек тәрбияләү.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә,туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Саба муниципаль районы Сатыш авылы яр буен төзекләндерү эше дәвам итә. Эшне "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ башкара.
Сатыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә танылган шагыйрә С.Сөләйманованың тууына 95 ел тулу уңаеннан "Мин җырларымны көйгә салдым" дигән темага әдәби сәгать үткәрелде.
Балаларны китапханәгә даими йөрүгә җәлеп итү, аларны китап укуга тарту максатыннан, 18 октябрь көнне Салыш авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучылары өчен "Китапханә белән танышу" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрестә катнашучылар китапханәнең "китап патшалыгы", китап бүлекләре, китаплар урнаштыру тәртибе белән таныштылар. Иң танылган һәм популяр китап һәм журналлардан торган күргәзмә оештырылды.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья елмаю көненә багышланган чара үткәрделәр. Бу бәйрәмнең барлыкка килүен Җир планетасы АКШтан килгән талантлы рәссам Харви Боллга бурычлы. Харви хәзер сары арышка елмаеп торган "Смайлик"ны уйлап тапкан. Чарада катнашучылар бу көнгә плакатлар ясадылар.
Россиянең дәүләт символлары-илнең эчендә һәм аннан читтә Россия Федерациясеннән торган аерым билгеләр. Герб, флаг һәм гимнда илнең суверенитеты һәм аның күп гасырлык тарихы чагылганлыктан, Россия Федерациясе законнары аларны үз сак астына ала. 19 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре "Россиянең дәүләт символлары" темасына презентация күрсәттеләр.
Сатыш авылы яр буен төзекләндерү эшләре башланды. Эшне "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ башкара.