ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Халкыбызның элек-электән уздырылып килгән язгы милли бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүзне каршы алу уңаеннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Дәрә җыю йоласы булып үтте. Әлеге чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан барлык укучылар да бәйрәм коймагы  белән сыйландылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Иң сөйкемле һәм яраткан әниләргә" дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Мастер класста катнашкан укучылар әниләренә дигән бүләкне бик тырышып, якыннарына шатлык китерү теләге белән күңел җылыларын салып эшләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
март, 2022 ел
җомга

6 март көнне Сатыш авыл җирлегендә  традицион кышкы спартакиада оештырылды. Ярышны ачу тантанасында район Башлыгы урынбасары- Закирҗанов Расих Рахимҗан улы, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы  һәм иганәчеләр катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 Март бәйрәме уңаеннан "Могҗизалы көн-8 Март" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Барлык номерлар хатын-кызларга, мәхәббәт һәм язга багышланган иде. Бу көнне бәйрәмнең хуҗалары-матурлык, наз, игелек һәм барысына да бүләк ителгән бәйрәм кәефе! Тамашачылар бәйрәмнең тантаналы шартларына чуму мөмкинлегенә ия булдылар: фойеда безнең авылда яшәүче Дания Фәтхрахманованың рәсемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Алкышлар барлык катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды. Концерт бик күңелле үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып узды. Балалар әти-әниләренә бик матур биюләр, җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Соңыннан әтиләр һәм әниләр командасы волейбол уйнады. Балалар алар өчен җан атып, көч биреп утырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 март көнне Мамалай балалар бакчасында балалар арасында күңелле старт булды. Балалар бик теләп төрле-төрле уенннарда катнаштылар. Соңыннан балалар бер-берсенә бүләкләр тараттылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре Олы Нырты мәдәният йортында "Җырлыйк әле" шоу программасы белән чыгыш ясады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 4 команда, ир-егетләрдән- 6 команда.

Хатын-кызлар арасында: 

1 урын-Сатыш мәктәбе; 

2 урын-Икшермә;

3 урын- Сатыш.

Ир-атлар арасында: 

1 урын- Бигәнәй-1;

2 урын- Сатыш;

3 урын- Бигәнәй-2;

4 урын- Болын очы урамы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2022 ел
җомга

Сатыш авыл җирлеге командасы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышларында катнашты. Команданың составы-җирлекнең бюджет хезмәткәрләре.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ватан сагында»дип исемләнгән тематик концерт программасы үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International