ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 апрель көнне Салыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзаларының "Гаиләдә әхлакый тәрбия" темасына чираттагы утырышы узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 нче апрель көнне "Сугыш хатын-кыз өчен түгел"проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны Галявиева Рәисә апаның өендә булдылар.Бөтен авырлык  хатын-кызлар,картлар,яшүсмерләр җилкәсенә төшә,алар сугышка киткән   әтиләрен,абыйларын,ирләрен алыштыралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионат. Сатыш авыл җирлегеннән 3 команда катнаша: Сатыш-1, Сатыш-2 һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Идел буе халыклары уеннары - "Кәрҗин белән уеннар" үткәрелде. Уеннар-бу халык тормышының төрле якларының асылы, чагылышы.  2022 ел Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан балаларны халык уеннары белән таныштырдылар. Катнашучылар белән бергә рус һәм татар халык уеннары, табигатьтә уеннар, хәрәкәтчән уеннар, мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр, тиз әйтемнәр әйтергә өйрәнделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне-интернациональ экологик бәйрәм үткәрелә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

2 апрель көнне Казанче Бигәнәй авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре өчен "Андерсен әкиятләре дөньясында " дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде . Балалар Г. Х. Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар, әкиятченең биографиясе белән таныштылар һәм язучының әкиятләре турында белемнәрен киңәйттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
март, 2022 ел
җомга

2022 нче елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел була. Шул уңайдан Авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы Сатыш авылы мәдрәсә музеена Габдрахманов Фәнил Исхак улы ярдәме белән алынган намазлыкларны тапшырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлегендә  Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар плов, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы музей- мәдрәсәсендә  "Куллар беркайчан да ялны белми" дигән темага бәйләү буенча мастер-класс узды. Үз-үзең өчен бәйләү-аеруча рәхәт. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International