Үсеп килүче яшь буын арасында имин тормыш культурасын пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөтенрәсәй “Тормыш иминлеге нигезләре” ачык дәресе узды. Әлеге чарада Саба һәм Теләче районнары буенча ТР МЧС идарәсе, Саба районы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре дә катнашты. Укучылар чакырылган кунаклар һәм укытучы Карамов А.Р. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне искә төшерделәр. Әңгәмә практик күнегүләр белән ныгытылып барды.
“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде.
Сатыш авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.
22 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья Җир көне уңаеннан "Җир көне" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.
20 нче апрель көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте. Тревога тавышына балалар, бөтен эшчеләр, тиз арада җинелчә генә киенеп, запас чыгу юлыннан урамга чыгып, куркынычсыз урынга тезелеп бастылар. Бу көнне балалар янгын, аннан саклану кагыйдәләрен һәм янгыннарны булдырмый калу чараларын яхшы итеп үзләштерделәр .
Чәбки-Саба авылында , Балтач районының "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 16 лампочка куелды.
Саба районынын Сатыш авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
16 нчы апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дип исемләнгән сәяхәт дәресе үткәрделәр .Балалар Татарстанның истәлекле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. "Һәйкәлләр сөйли белә"дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз! Үткәннәрсез киләчәк юк.