Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Байлар Сабасында үткәрелгән "Кабак бәйрәме"ндә 1 урын алдылар.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Алкоголизм - беркая да юл"дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында анда тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эвакуация буенча тренировка булды.
Сатыш авылында Суворов урамы, 1А адресы буенча автомойка - самообслуживание ачылды. Эш вакыты: 7.00-23.00.
5 сентябрьдә Салыш авыл китапханәсендә "Китаплар шәһәренә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Аккүл-Бигәнәй авылында спорт мәйданчыгы төзелеше башланды. "УПТК" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2 сентябрьдә Сатыш авылында " Без террорга каршы!" террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәлекләр таратылды.
1 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 20 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 137 укучы белем алачак.
Мамалай авылында "Җырлы-биюле кичке уен" уздырылды. Җыелган халык җырлап-биеп, халкыбызның борынгы милли уеннарын уйнап күңел ачты.
Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2022» конкурсының «Район җирлекләренең административ биналары территорияләре» номинациясенда катнашып 1 урын алдылар.