ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

4 гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында балалар өчен «Яңа ел шау-шуы» дип исемләнгән 2023 елгы Яңа ел лотереясы уздырылды. Барлыгы 60 билет сатылды. Мөдир балалар өчен төрле уеннар, табышмаклар әзерләде. Балалар табышмакларга җавап биреп, уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар татлы приз алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

3 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният  йортында китапханә белән берлектә "Яңа елны күңелле каршылыйбыз!" исемле балалар өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа ел-иң көтеп алынган искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәп, уникаль, сөйкемле дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең үтәлүен көтәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уеннар уйнап  кына түгел, хезмәт тә  яратып үсәләр. Алар, кыш айлары башлану белән, көрәкләр алып, агач төпләренә кар өяләр, тротуарны кардан чистарталар, уен мәйданчыгында юллар ясыйлар. Эшләп кергәч, табында аш та, ипи дә тәмле була, беләкләренә көч-куәт керә, йокы да тәмле була.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында 24 декабрь көнне "Хуш киләсең, Яңа ел!"дигән  яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2022 ел
җомга

Саба районы Сатыш авыл җирлегенең «Бердәм Россия» партиясенең «Сатыш» бүлеге секретаре Фаил Шәфигуллин «Ел лидеры – 2022» республика конкурсында җиңүче булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Аккүл-Бигәнәй торак пунктында федераль программа буенча 4G кәрәзле элемтә урнаштырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Болыт сервисларының тормыш өчен әһәмияте» темасына дәрес үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге территориясендә көчле кар яуганнан соң урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны чистарту вакытында башкарыла. ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе, АО "Татавтодор", ИП Зарипов М.В. тракторчыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык урамнар һәм тротуарлар чистартылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International