Мамалай авыл клубында, Бигәнәй китапханәсе белән берлектә студентлар белән очрашу оештырылды. . Клубка узган еллардагы студентлар һәм студентлар җыелган иде.
Кыш – кошлар өчен кыен вакыт. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, канатлы дусларыбызга ярдәм итү йөзеннән, “Кышын кошларга азык бирегез” экологик акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты – укучыларда кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
30 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Наркомания - кешелек дошманы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында укучыларга наркотиклар кулланудан ничек сакланырга, үз - үзеңне тота белергә, ничек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тормышта үз юлыңны таба белергә өйрәнү турында аңлату алып барылды.
13 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Яңа елны кабат каршылыйбыз» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде.
Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, алтынчы ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды.
6 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба, Теләче, Питрәч һәм Кукмара районнарыннан килгән 70 тән артык көрәшче катнашты.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортында "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Чара башында бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килсен өчен балалар берничә биремне үтәргә тиеш иде. Барлык биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң,тылсымлы тавышлар астында малайлар һәм кызлар янына кунакка Кыш бабай килде.Барысы да аңа Яңа ел шигырьләрен сөйәделәр , шуның өчен татлы бүләкләр алдылар.
Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортында "Кыш бабайдан Сюрприз" дигән лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм башында авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Ф.Ф. барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамашачылар җылы теләкләрен җиткерделәр, күңел күтәренкелеге һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Барысы да канәгать калды, һәркем үз бүләген алды.
6 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре саф һавада спорт программасы оештырдылар Спорт ярышлары яшь буынның сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алып баруга кызыксынуын арттырырга, көндәшлек рухын ныгытырга һәм физик яктан үстерергә ярдәм итә. Балалар спорт уеннарында, эстафетада актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, командадагы иптәшләренә ярдәмгә килделәр. Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Барлык балалар да зур канәгатьлек һәм күп уңай тәэсирләр алдылар.