5 март көнне Сатыш авыл җирлегендә 66 ел тапкыр традицион кышкы спартакиада оештырылды.
"Сатыш" хатын-кызлар волейбол командасы Иске Икшермә авыл җирлеге призына турнирда актив катнашты.
4 март көнне Сатыш «Кояшкай» балалар бакчасында «Әти, әни, мин — спорт гаиләсе»дигән спорт бәйрәме узды.
Сатыш авылы хатын-кыз волейбол командасы район чемпионатында актив катнаша.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә.
15 февраль-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне. Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында "кайнар нокталар" узган Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтәлә торган көн.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәчесе Мамалай китап бирү пунктында «Кояшкай» балалар бакчасы балалары өчен , әлеге истәлекле датага багышлап «Муса абый— балаларның якын дусты» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә татарның бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел булуга багышланган шигырь бәйрәме үтте. Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән тирәнрәк таныштылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң оста шигырь сөйләүчеләр атналык линейкада тәбрикләнәчәк.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең хәрби-патриотик айлык планы нигезендә, Татарстан Республикасының «Хәрби-диңгез» төбәкара җәмгыяте оешмасы вәкилләре белән очрашу узды.
11 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында җирлектә яшәүче, эшләүче, укучы ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты.
Ир-егетләр арасында:
1 урын-Бигәнәй-1;
2 урын- Бигәнәй-2;
3 урын- Сатыш;
4 урын- Сатыш студентлары;
5 урын-Болын очы урамы (Сатыш);
6 урын- ViP командасы алды.
Ярышны үткәрергә мөмкинлек тудырган спонсорларга рәхмәт.