ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу дата уңаеннан Казанче Бигәнәй китапханәсе Бигәнәй мәдәният йорты белән берлектә «Җир-Ана  көне " дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Сатыш авылында рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда Сатыш авыл җирлеге халкы гына түгел, күрше авыл җирлекләре халкы да катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл зиратында өмә булып узды. Авыл  халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, тротуар ясалды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023 нче ел, президентыбыз В.В.Путин указы нигезендә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Остаз-мөгаллимнәр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага гомерләрен озак еллар мәгарифкә, балаларга белем бирүгә багышлаган, стажлы укытучыларыбыз чакырылган иде. Алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күтәренке рухта узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 20.10.2022 Указы нигезендә  2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы дип игълан ителде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионат. Сатыш авыл җирлегеннән 3 команда катнаша: Сатыш-1, Сатыш-2 һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары язгы өмәдә катнашты. Күмәк көч белән территорияне чүптән арындырдылар, тырмаладылар,кар тараттылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Теләче районы Шадке авылында физик культура укытучысы Мингалиев Г.Г. истәлегенә волейбол буенча ачык турнирда 2 урын яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International