Бигәнәй авылы мәдәният йортында Фәтхрахманова Дания Гумеровна Сатыш урта мәктәбе укучылары һәм шәһәрдән кайткан укучылар өчен "Минем белән яса" дигән мастер-класс үткәрде. Фәхрахманова Д.Г. җитәкчелегендә балалар магнит рәсемнәрен буядылар, әниләр көненә бүләкләр әзерләделәр. Чара барысына да бик ошады.
Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү эше алып барыла.
"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Мамалай авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эше башкардылар.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Тапкырлар һәм зирәкләр” интеллектуаль уены үткәрелде. Чараның төп максаты балаларның белем дәрәҗәсен арттыру, танып-белү кызыксынуын үстерү, шулай ук интеллектуаль дәрәҗәне күтәрү иде. Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, кызыклы биремнәр башкардылар. Уен барышында балалар үҗәтлелек, кызыксынучанлык һәм танып белүгә кызыксынуларын күрсәттеләр.
Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы балалар өчен "Туган ягым" дигән танып белү викторинасы үткәрде. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар.
"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Мамалай авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.
16 нче октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризм - кешелеккә каршы явызлык ” дигән информацион сәгать үткәрелде.
Аккүл-Бигәнәй авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше башкарылды. Эшне ИП Набиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
"Бигеней" ир-атлар волейбол командасы "Теләче волейбол лигасы"чемпионатында катнаша.
Казанчы- Бигәнәй авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше башкарылды. Эшне ИП Набиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.