Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Коррупциягә каршы” мәгълүмать сәгате үткәрелде. Әңгәмә диалог формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә булуы турында сөйләшенде .Яшьләр коррупция килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары, Сатыш авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кунакта булдылар, анда җирлек башлыгы Ф. Ф. Шәфигуллин һәм бухгалтер З. Г. Әхтәмова белән очраштылар.
24 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында "Әниләр көне"нә багышланган, җырчы Илгәрәй төркеменең концерты булды. Концертны Сатыш авылыннан Шамсиев Фердинанд иганәчелек итте.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде. Җирлек башлыгы Сатыш авыл җирлеген үстерү турында сөйләде.
"Тарихта без эзлебез" Республика фестиваленең муниципаль этабында Сатыш авылыннан, без- Мөхәммәдгата нәселе 2 урын яуладык. Зур тырышлык, бердәмлек белән эзерләнгән туганнарга, катнашучыларга, барыгызга да рәхмәт. Мин шушы нәселдән булуым белән горурланам!
"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.
Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында көрәштә катнашты. 11 команда арасыннан 3 урын алды.
Урыннар:
1 УРЫН- Гараев Фәнис (65 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гарипов Язнур (90 кгга кадәр);
4 ноябрьдә Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Россия. Ватан. Бердәмлек" дип аталган тарих сәгате үткәрелде. Китапханәче "Халыклар бердәмлеге көне белән!" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Һәркем өчен Ватан тарихын белү бик мөһим.