9 нчы декабрьдә илебез ел саен Россия тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары яу кырында һәлак булганнарга куелган һәйкәл-обелискны тәртипкә китерделәр, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сатыш авыл китапханәсендә "Без сине хәтерлибез, Билгесез солдат!" дип исемләнгән патриотик сәгать булды.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Без бабаларыбызның даны белән горурланабыз" батырлык дәресе үткәрелде, һәм китап укучылар белән безнең илдә геройлар дип санау героик гамәлнең нәрсә икәнен тикшерделәр. Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар башкарылуы турында хәтердә саклау ысулы булып тора.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә “Коррупцияга “Юк” дип әйт”” исеме астында рәсемнәр бәйгесе булып узды. Укучыларның иҗади эшләре матур, эчтәлекле иде. Шулай ук мәктәп укучылары белән “Намуслы булу ничек ул?”, “Мин коррупция турында нәрсә беләм?” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган презентация күрсәтелде
Сатыш авыл китапханәсендә "Коррупциягә юк дип әйтик "дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр.
6 нчы декабрьдә Казанче Бигәнәй китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Ромашка” ясле-бакча балалары өчен “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткара” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелделәр.
9 декабрь - халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Коррупциягә - юк !" дигән әңгәмә узды. Балалар законсыз акча бирүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белделәр. Караклык, законсыз акча бирү - бик начар эшләр икәненә төшенделәр.