ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

13 нче июль көнне Сатыш авыл китапханәчесе "Авылым тарихы" дип исемләнгән экскурсия оештырды. Чара барышында Сатыш  авылы тарихын тасвирлаган китап белән таныштырды. Авыл мәчете, музей мәдрэсә тарихы, авыл урамнары, күренекле шәхесләр, авылның бүгенгесе көндә яшәеше турында сөйләде. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына жаваплар таптылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча Бигәнәй яшьләр призына турнир булып узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 6 команда катнашты . Турнирның җиңүчесе Курсабаш командасы булды;
2 урын - Тимершык;
3 урын - Бигеней;
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Бигәнәй яшьләренә спорт белән шөгыльләнер өчен туплар бүләк итте.Турнирны оештырган өчен Бигәнәй авылы яшьләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2019 ел
шимбә

8 июль көнне Бигәнәй мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университеты студентлары "Йөрәк гафу итәрме?" дип исемләнгән театр куйдылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче Кашаева Рәшидә Шәмси кызы, Бурятиядән кайткан сеңлесе Фәния ханым гаиләсе белән мәдрәсә музейда экскурсиядә булдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, мәдрәсә музейны ошатып, озын гомерле булуын теләп, фикер тәгъдимнәр китабына рәхмәт сүзләрен яздылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 июль көнне Сатыш мәдәният йортында Даниянең "FOSS" компаниясенең сөт терлекчелеге буенча консультанты катнашында семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының нәселле һәм эре хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 июль көнне Байлар Сабасында Яшьләр көненә багышланган гомуми команда спорт ярышлары үткәрелде. 11 дисциплина буенча 22 команда арасында Сатыш авыл җирлеге командасы 3 урынны яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 нче июль көнне Сатыш мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде. Балалар  уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата  белэн сыйландылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.  Барлыгы 714 м юл җәелде.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәчетендә "Яшьләр бистәсе" оешмасы һәм Сатыш мәчете мулла Алмаз Галимҗанов көче белән оештырылган, балалар өчен дини укулар башланды. Балаларга Россия Ислам Университет шәкертләре белем бирә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июль көнне Саба муниципаль районы данын яклап, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фахимович ТНВ каналыннан баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып 1 урын яулады. Бәйгедә Татарстан Республикасы җирлек башлыклары катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International