ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Укытучыларның традицион август киңәшмәсе Ш.З. Зиннурова исемендәге Сатыш урта мәктәбе "WorldSkills" темасына күргәзмә күрсәтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Чәбки Саба авылында урнашкан ССППК "Сабинский фермер" җирлектәге барлык балалар бакчасына спонсорлык ярдәм күрсәтте

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегенең барлык торак пунктларында да янгын гидрантларының яңа күрсәткечләре алыштырылды һәм куелды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Безнең ишегалды" дип исемләнгән конкурста Сатыш авылыннан Мусиннар гаиләсе һәм Мамалай авылыннан Гариповлар гаиләсе  катнаша. Аларга уңышлар телибез!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
август, 2019 ел
сишәмбе

11 август көнне Сатыш авылы халкы исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсе-Корбан гаетен билгеләп үтте.. Мәчеттә беренче азан яңгырады. Шулай ук мәчеттә "Корбан ашы"оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 август көнне Чабки - Саба авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Габдрахманова Әминә Фәйзрахман кызына 90 яшь тулды. Әминә Фәйзрахман кызы 4 бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта Әминә апаның 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Юбилярны бәйрәме белән котладык һәм нык сәламәтлек теләдек.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 август көнне Байлар Сабасында Физкультурниклар көненә багышланган спорт уеннары булды. Ярышта Сатыш авыл җирлеге командасы да актив катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 август көнне Мамалай авылы халкы һәм кунаклары авыл көне «Кичке уен» исеме астында бәйрәм иттеләр. Бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Авыл көне уңаеннан Мамалай авылына күп кенә татар эстрадасы йолдызлары килде. Мамалай авылы халкына һәм "Казан егетләре" солисты Илнат Фәрхуллинга Авыл көнен оештырулары өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2019 ел
шимбә

4 август көнне Мамалай авыл көнендә мини- футбол буенча "Мамалай авылы күчмә кубогы" ярышы үтте. ярышта бары тик Сатыш авыл җирлегеннән 4 команда катанашты. Мини футбол ярышында 1 урынны- Сатыш командасы, 2 урынны- Бигәнәй командасы, 3 урынны- Мамалай командасы алды. Ярышны оештыруда Миннегулов Радик һәм Мамалай яшьләренә рәхмәт белдерәбез.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 нче август  көнне Сатыш мәдәният йортында   Сатыш авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы  Фаил Фәһим улы Шафигуллинның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды.  Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән тәмамланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International