Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасына керү юлы ремонтланды. Эшне ООО "Рамазан" һәм АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкарды.
21 сентябрь көнне Сатыш авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
20 сентябрь көнне, Саба районының "Лесная сказка" күңел ачу үзәгендә "Кабак бәйрәме" үтте. Бәйрәмдә Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Көзге уңыш" композициясе белән катнаштылар.
Чәбки- Саба авылында ССППК "Саба фермеры" 24 баш савым сыерына ферма төзи.
Сатыш авылында, гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, Ленин урамы юлы ремонтланды. Эшне ООО "Рамазан" һәм АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкарды.
14 сентябрьдә, урман көне уңаеннан, Сатыш авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
5 сентябрь көнне Сатыш авыл җирлеге башлыгы бүлмәсендә җирлек активы белән киңәшмә узды.
Сатыш авылы спорт мәйданчыгында мини-футбол уйнар өчен иганәче- ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангалиевич ярдәме белән капка урнаштырылды.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эше бара.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме булып узды. Бу уку елында беренче сыйныфка 15 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 126 бала белем алачак. Яңа уку елы котлы булсын!