ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар өчен "Туган авылым Сатыш"дип исемләнгән түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрелде. Һәр кешенең үз гомерендә туган, балачагын һәм яшьлеген үткәргән, әти – әнисе, әбиләре һәм бабалары, иң якыннары һәм кадерле кешеләре яшәгән урыннар бар. Шуларны истә тотып, туган авылыбызның тарихы һәм матурлыгы, Сатыш авылыннан чыккан күренекле шәхесләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Шулай ук авылыбызның имамы, Алмаз Галимҗанов та бу очрашуга чакырылган иде. Ул мәчетнең авыл тормышында роле турында сөйләде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүгенге көндә ислам диненең роле һәм кешенең рухи халәте турында фикерләр дә алышынды.
4 февраль көнне "Саба" ҖЧҖ Сатыш бүлекчәсенең еллык отчет җыелышы узды.
4 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Сатыш авылы мәчетендә, балалар, урта һәм олы яшьтәге хатын-кызлар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр оештырыла.
Быел – 2020 нче елда ТАССР оешуга 100 ел булуы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 нче гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Минем Татарстаным” дип исемләнгән викторина үткәрелде.
17 нче январь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2004-2005 елгы, 2006 елдан яшьрәк яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярыш үтте. Ярышта Саба һәм Теләче районыннан барлыгы 100дән артык яшь көрәшчеләр катнашты.
14 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Иске Яңа елга багышланган "Раштуа киче" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
12 гыйнвар көнне Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, "Яңа елның ак кары" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада күңелле уеннар оештырылды һәм барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Чараның ахырында дискотека булды,барысы да матур музыка астында рәхәтләнеп биеделәр һәм ял иттеләр.
Бигәнәй мәдәният йортында 2019 елның 28 декабреннән алып 2020 елның 8 гыйнварына кадәр балалар өчен төрле күңел ачу чаралары үткәрелде.
5 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Хадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышланган "һәрвакыт безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.