ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2020 ел
шимбә

Җиңү көненең 75-еллыгын каршылау уңаеннан, 25 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары район тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 май көнне, "Сезгә, кадерлеләребез" акциясе кысаларында, Аккүл- Бигәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гыйлмулла абыйга Бөек Җиңү көне белән котлап бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 май көнне Сатыш  авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2020 ел
җомга

Үз-үзеңне изоляцияләү режимында бер кешегә дә җиңел түгел. Шул уңайдан, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте, "Магнит" компаниясе белән берлектә, дүрт бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды. Бу акция кысаларында, Сатыш авыл җирлегендә Хайруллиннар гаиләсенә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге территориясен чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Сатыш авылы Тукай урамы буенча урнашкан яңа җир участоклары өчен су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен салу эшләре башкарыла.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция вакытында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясенә старт бирелде, аның кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә азык-төлек җыелмаларын тарату оештырылды. Мондый җыелмаларны Сатыш авыл җирлегеннән 15 гаилә алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2020 ел
җомга

Сатыш авыл җирлеге урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урманга якын территорияләрне барлыгы 7 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яраткан шөгылең булу, нинди дә булса сәләткә ия булу - үзе бер зур бәхет. Шундый сәләтле кешеләрнең берсе Саба районы Сатыш авылында яши.Ул Әбүбәкеров Рамил Исхак улы. Рамил абыйның балачактан ук яраткан шөгыле рәсем ясау. Аның өенә керсәң үзеңне картиналар галереясында кебек хис итәсең. Күбрәк буш вакытында табигатьне сурәтләргә ярата ул. Аның һәрбер картинасыннан яктылык сирпелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Хәзерге вакытта Казанчы Бигәнәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи истәлек булган Ишан хәзрәтнең гаилә каберлеге саклана. Уналты метрга якын мәйдан били торган кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере каберлекнең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган инде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International